Нәниләр китабы [Елена Бурак] (fb2) читать онлайн


 [Настройки текста]  [Cбросить фильтры]

Лилия Тухватуллина, Елена Бурак Нәниләр китабы


Бу китапны язу минем үз баламны туган татар телебездә уйнатып үстерү

максатыннан башланды. Эш барышында биредәге шигырьле-җырлы

уеннар башка кешеләрнең балалары өчен дә бик файдалы булыр дигән

фикергә килдем.

Хөрмәтле укучым!

Сезнең дә балаларыгыз, үзебезнең бөек татар теленә өйрәнеп,

җырлап-биеп, исән – имин үссеннәр!


ЭЧТӘЛЕК


Хөрмәтле әти-әниләр!

Безнең уен һәм җырлар ярдәмендә балагыз:

– уйный-уйный уяныр, юыныр, уенчыкларын җыяр, ашарга пешерер, кошларны ашатыр һәм йокларга ятар,

– 1дән 5кә кадәр санарга өйрәнер,

– кул астындагы әйберләрне (шакмак, яулык, тасма, каләм, курчакларны) кулланып уйнар,

– хайван, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең атамаларын өйрәнер,

– беренче аваз ияртемнәреннән башлап сөйләшергә өйрәнер,

– хайваннар турында күбрәк белер, аларның балалары ничек аталганын өйрәнер.

Бала белән җиңел һәм күңелле итеп, шул ук вакытта сөйләмен, күзаллавын, эре һәм вак маторикасын үстереп шөгыльләнә алырсыз, тирә-як белән таныштырырсыз.

Уеннар 6 айдан 4 яшькә кадәр балалар белән шәхси дәресләр һәм төркемнәрдә шөгыльләнер өчен туры килә.


***

КҮБӘЛӘК

Уен тән әгъзаларын өйрәнергә һәм хәрәкәтләрнең координациясен үстерергә ярдәм итәр.

Бик гүзәл бер күбәләк. Беләзекләрне тоташтырабыз.

Таңнан яныма килде. Учлар як-якка карый. Кулларны канатларны сыман хәрәкәтләндерәбез.

Талпына-талпына очып, борыныма ул тиде. Имән бармак белән борын очына кагылабыз.

Аннан маңгайга, авызыма, Маңгайга, авызга Колакларга, кулыма, күрсәтәбез.

Тезгә кагылып үтте. Колакларны тотабыз, кулга кагылабыз.

Һәм: “Сау бул! Сау бул!” – диеп, Бармаклар белән тез буйлап “йөгерәбез”. “Сау бул!” – диеп, кул болгыйбыз.


Еракка очып китте. Кул белән югарыга үреләбез.

Балага аяк очларына басарга кушабыз.


***

ӘНИЛӘР ҺӘМ БӘБИЛӘР

Әлеге бармак уены баланы йорт хайваннары белән таныштыра, ике кулның да координациясен үстерә.

Учлар ачык, бер-берсенә карап торалар. Ике кулның һәр охшаш бармагын тоташтырабыз (чәнти бармактан башлап).

Песинең – песи баласы, Чәнти бармакларны тоташтырабыз.

Тавыкның чебие бар. Исемсез бармакларны тоташтырабыз.

Куянның – нәни куяны, Урта бармакларны тоташтырабыз.

Үрдәкнең бәбкәсе бар. Имән бармакларны тоташтырабыз.

Ә әниләрнең кечкенә бәбие бар. Баш бармакларны тоташтырабыз.


***

ШАЯН ТЫЧКАН

Әлеге уен вак моториканы, хәрәкәтләрнең координациясен

һәм игътибарны арттыра.

Безнең шаян тычканыбыз Имән һәм урта бармак әкренләп алга “атлыйлар”.

Оясына качырган: Учны култык астына яшерәбез.


Кабартманы, китапны, Чиратлаштырып, бармакларны бер-бер артлы бөгәбез һәм әйберләрне саныйбыз.

Ике кашык каймакны,

Курчагымның башлыгын,

Кәбестәнең яфрагын,

Савытымның капкачын,

Кызыл җепле кәтүкне,

Сары саплы үтүкне

Һәм каурыйлы мендәрне.

Усал песи тотканчы


Биредән үт капкынны! Йодырыкка “тычкан койрыгын” (калган 10-нчы бармакны) тотарга тырышабыз.

***

ГНОМНАР ҺӘМ ЙОРТЛАРЫ

Уен дәвамында балада ритмны тою хисе үсә, “югары” һәм “түбән” төшенчәләре белән танышу була; бала ике бармагын күрсәтергә өйрәнә.

Кечкенә, җитез гномнар Җитез итеп йодырыклар белән әле бер, әле икенче учка суккалыйбыз.

Төзиләр матур йортлар. Ике бармакны күрсәтәбез.


Бу йорт бик тәбәнәк, Чүгәлибез, кулларны баш өстенә күтәрәбез, “йорт” ясыйбыз.

Урман янында кирәк.


Бу йорт бик тә биек, Аяк очларына басабыз, кулларны күтәрәбез, өскә сузылабыз.

Елга ярында төзик.


***

КЕМ БЕЗНЕҢ ШУНДЫЙ ТАТЛЫ?

Уен иртән уяну, кәефне күтәрү, яхшы хисләр уяту өчен туры килә, шулай ук тән әгъзаларын истә калдырырга ярдәм итә.


Кем безнең шундый татлы? Баланы башыннан табанына кадәр сыйпыйбыз.

Кем безнең зур талантлы?

Битләре – сылу алма, Назлы итеп әйтелгән тән әгъзаларына кагылабыз.

Куллары шундый шома!

Колаклары чип-чиста,

Аяклары да җитез,

Күзләре якты, нурлы,

Җилкәсе кемнең бик төз?

Курчак сыман кызыбыз (улыбыз)!


***

КАЧЫШЛЫ

Әлеге уен баланы кагыйдәләрне үтәргә өйрәтә (кирәк вакытта качарга, тапканчы утырырга); күз алдына китерү сәләтен, вак моториканы үстерә һәм уңай хисләр тудыра. Балалар качышлы уйнарга бик яраталар бит!


1нче ысул. Качышлы уенын оектан ясалган “сукыр тычкан” белән уйнарга мөмкин. Оекка күзләр тегәбез яисә ябыштырабыз һәм кулга киябез.

2нче ысул. Мендәр-юрганнан ясалган “оя”га бала үзе “сукыр тычкан” булып керә.

3нче ысул. Бармак уены.

Сукыр тычкан, йоклама! “Сукыр тычкан”ны чакырган сыман, кулны болгыйбыз.

Әйдә, качышлы уйна!

Тычкан ояга качкан. Күзләрне йомып (“качабыз”), учлар белән каплыйбыз, аннан ачабыз.

Аны эзләргә барам. Бармаклар белән идән буйлап “йөрибез” яки бүлмәдә атлыйбыз.

Тычкан җирдә утыра? Бармак белән идәнгә күрсәтәбез.

Табып булмый беркайдан. Иңнәрне өскә-аска йөртәбез, аңламаган сыман, кулларны як-якка аерабыз.

Ярты сәгать эзләдем, Уңга-сулга карыйбыз.

Беркайда да күрмәдем.

Кайда тычкан? Чык бирегә! Куллардан тавыш көчәйткече ясап, “сукыр тычкан”ны чакырабыз.

Утырма качып җирдә!

Тычкан оядан дәште: Бармаклардан боҗра ясап, аңа кычкырабыз.

«Кысылдым мин, ая-яй-яй! Ике куллап башка тотынабыз һәм башны чайкыйбыз.

Оядан чыгып булмый!

Ярдәмгә кил син миңа,

Рәхмәт әйтәм мин сиңа!» Башны аска, өскә селкетәбез.


***

КОМПОТ

Әлеге уен ярдәмендә бала вак моториканы үстерә, шулай ук җиләк-җимешләрнең атамалары белән таныша.

1нче ысул. Бармак уены.

2нче ысул. Баланы юри уйнарга өйрәтеп була: курчак савытларда “компот пешерергә” һәм курчак-кунакларны авыз иттерергә.


Әни белән без бергә компот кайнатабыз. Йодырык, кашыкны тоткан сыман, кысылган.

Җимешләрне базардан бергә без алабыз. Кулны түгәрәк буйлап,

“компоотны болгата-болгата” хәрәкәтләндерәбез.

Аларны су астында әйбәтләп юабыз. Юган сыман, кулларны уабыз.


Армут, чия, җир җиләге, Чиратлаштырып бармакларны бөгәбез һәм җиләк-җимешләрне саныйбыз.

Балан, сырганак, кура,

Карлыган белән крыжовник,

Һәм ярты кило алма.

Әзер! Стаканга салдык! Баш бармакны башка бармаклар белән тоташтырабыз, “чокыр” ясыйбыз.

Дәрес күңелле узсын!

Эчеп кара син компот!

Оялма! Тәмле булсын! “Чокыр”ны авызга китерәбез һәм “эчәбез.”


***

ҺАВА ШАРЫ

Уен кәефне күтәрә һәм вак моториканы үстерә.

Кечкенә шарым бар иде, Йодырыкны күрсәтәбез, як-якка әйләндерәбез.

Бик зур түгел иде ул.

«Җир кадәр буласым килә», – Кулларны мөмкин кадәр киң җәябез.

дип, Миңа серен ачты ул.

Шарым дә үсте, үсте, Әкренләп, шарның зураюын күрсәтеп, кулларны күбрәк аерабыз

Үсте, үсте

Әмма кинәт шартлады, Учларны тоташтырабыз һәм кулларны чабабыз.

Каты тавыш чыгарды.

Минем кулымда менә Имән бармактан кала, бер кулның бармаклары

йодырыкка җыелган.

Имән бармак, койрык сыман, хәрәкәтләнә.

Бары койрыгы калды.

***

ДӘҮ ӘНИ БЕЛӘН

Уенда баланың ритмны тою һәм ике кулның да хәрәкәт координациясе үсә.

1нче ысул. Аш бүлмәсендә чын коймаклар пешереп уйнарга мөмкин.

Аш бүлмәсендә икәү – Җитез итеп учларны чабабыз: әле уң кул, әле сул кул өстә кала.

Дәү әнием һәм үзем

Коймаклар пешерәбез,

“Әй, тәмле соң!” – диябез.

“Бер-ике, өч-дүрт”

Дип санап, тәлинкәгә тезәбез.

Әйдә, кушыл син безгә, Ике кул белән каршыдагы өслекне сыйпыйбыз.

Коймак майлыйбыз бергә!


2нче ысул. Балага тозлы камырдан ничек сыннар әвәлисен күрсәтегез: бергә шар ясагыз, соңыннан, аны бер учка салып, икенчесе белән өстән суккалагыз һәм коймак ясагыз.


***

НӘНИ КОШЛАР

Шигырьне бала белән урамда кошларны ашатканда укыгыз. Алдан, җимне әзерләгәндә, балага кайсы ярманы яки орлыкларны алуыгызны әйтегез.

Кошларны салкын ел фасылында ашату нигә мөһим икәнен аңлатыгыз. Шулай итеп сез аның әйләнә-тирә якны күзаллавын киңәйтерсез, ягымлы булырга, табигатьне кайгыртырга өйрәтерсез һәм көшларның төрләре белән таныштырырсыз.

Дуслар белән ашатабыз Кулларны як-якка сузабыз һәм “канатларны” талпындырабыз.

Нәни кошларыбызны.

Күгәрченнәр, чыпчыклар, Имән бармак белән каршыдагы кошларны санаган кебек итәбез.

Сиртмә койрык, каргалар,

Безгә кунакка килегез! Кулларны, кошларны чакыргандай, хәрәкәт итәбез.

Сезгә без җим бирербез. Бер кулның бармакларын, кошларны ашаткан сыман, бергә җыябыз.

***

КЕМ НИЧЕК СӨЙЛӘШӘ?

Әлеге бармак уены балада сөйләмне

һәм вак моториканы үстерүгә юнәлтелгән.

Сыйпасаң син сарыкны, Бер кулны икенчесе белән сыйпыйбыз.

Ул сиңа “Бә-ә-ә!” – дияр.


Кәҗәгә су салып бир, Учларны тоташтырып, “көймә” ясыбыз. Имән бармакларны башка куеп, “мөгезләр” ясыйбыз.

Ул сиңа “Мә-ә-ә!” – дияр.


Бирсәң үрдәккә суалчан. Баш бармакны хәрәкәтләндерәбез, өстәл, аякта “шуышырга” мөмкин.

«Бак-бак-бак!» булыр рәхмәте. Башны чайкыйбыз.


Бәбигә бирсәң бүләк, – Өскә ачылган учны алга сузабыз.


Ишетерсең син «Рәхмәт!» Башны иябез.

Дуңгызның борынына бассаң, Имән бармак белән борын очына

кагылабыз.

“Мырык,” – дияр сиңа карап.

Күлдә чуртан тотсаң әгәр, Учларны тоташтырабыз һәм йөзгән балыкка охшатып хәрәкәтләндерәбез.

Аннан көтмә син җавап!

Ш-ш-ш! Имән бармакны иреннәргә куябыз һәм “ш-ш-ш!” дип, тынлыкка өндибез.


***

БИШ ПЕСКӘЙ

Уен сөйләмне, вак моториканы һәм

команданы үтәргә өйрәнүне үстерүгә юнәлтелгән.

1нче ысул: чиратлашып һәр юл сан бармакларыбызны бегәбез.

2нче ысул: уенчык песи ярдәмендә уйныйбыз.

Бер кечкенә пескәй Учларны җитез чабабыз – “тычканны тотабыз”.

Нәни тычканны тоткан.

Бу кечкенә пескәй Тычканны тотарга теләгәндәй, кулларны алга сузабыз.

Сөт һәм каймакны эчкән.

Бу кечкенә пескәй. Бер кулның имән бармагы (тел”)

белән икенче кулның йодырыгын сыйпый.

“Мияу-мияу,” – дип йөргән.

Бу кечкенә пескәй Песинең колакларын күрсәтәбез.

Көн буе шаярган,


Өй буйлап йөгереп йөргән. Учларны чабабыз. Бармаклар белән идән буйлап “йөгерәбез”.

һәм көчекне уяткан.

«Һау-һау-һау!» – дип өреп, Беләзекләрне тоташтырабыз, аннары учларны ачабыз-ябабыз – этнең авызын күрсәтәбез.

Көчек песи артыннан чапкан.


Ник торасыз?! Чабыгыз! Бер кулны сузабыз һәм икенче кулның бармаклары белән сузган

кулның җилкәсеннән

алып учына таба “йөгерәбез”.

Тизрәк, тизрәк! Качыгыз!


***

ӨЧ ДУҢГЫЗ

Әлеге бармак уены “Өч дуңгыз” әкиятен белгән балаларга кызыклы булачак. Ул күз алдына китерү, ике кулны хәрәкәтләндерү, вак моториканы, сөйләмне яхшырта (сүзлек составын “нык”, “ышанычлы”, “кирпеч” сүсләренә баета).

Өч дуңгыз, бүредән куркып, Өч бармакны күрсәтәбез. Учларны бер-берсенә куябыз. Бүренең "авызын" ачабыз.

Өйләренә таба чаба, Ике кулның да урта һәм имән бармаклары бергә «йөгерәләр".


Кирпеч йортның ишеген, Ике кул бармакларының очларын тоташтырабыз.

Баш очында "түбә" ясыйбыз.


Ныклы йозакка яба. Ике кулның да бармакларын йозакка җыябыз.


Бүрекәй тапмасын дип, Бармаклар идән буйлап "йөгерәләр"

Тиз итеп учларны йозакка

җыябыз – ачабыз – чучкаларны "тотабыз".

Аларны тотмасын дип,


Үткен тешле авызына. Имән бармакны як-якка йөртәбез.

Башны уңга-ясулга борабыз – "юк".

Бер кабып йотмасын дип.


***

КУЯННАР ГАИЛӘСЕ

Әлеге уен барышында бала яшелчәләрнең атамаларын белә, координациягә(ике кулның да берьюлы хәрәкәтләнүенә) өйрәнә, вак һәм эре моториканы һәм сөйләмне үстерә.

Әти куянның Учларны башка куябыз һәм хәрәкәтләндерәбез – “колаклар”.

4 бармакны күрсәтәбез.

Дүрт малае бар,

Дүрт улы –

Дүрт куяны бар.


Бу куянкай – иң чиста, Һәр бармакка ишарәлибез.

Бу куянкай – иң җитез,

Бу куянкай – иң тапкыр,

Бу куянкай – иң батыр.


Әти куян һәм бәбиләр. Җитез итеп учларны тезләргә сугабыз.

Бакчаларга килделәр,

Яшелчә кимерделәр.

Бер куянкай – сарымсакны, Чиратлашып йодырыкның һәр бармагын турайтабыз.

Икенчесе – зур кабакны,

Өченчесе – чөгендерне,

Дүртенчесе – суганны.

Әти куян кәбестә ашаган, Ике кулның бер үк

бармакларын чиратлашып

тоташтырабыз,

түгәрәк шар сыман “кәбестә” ясыйбыз.


Бакчалар бушап калган! Кулларны як-якка аерабыз.


***

ТЫЛСЫМЛЫ ТАЯК

Бу уен шулай ук вак һәм эре моториканы, хәрәкәтләрнең координациясен һәм күз алдына китерү сәләтен яхшырту өчен кулланыла.

Кулга тылсымлы таяк алам, Кулна “тылсымлы” таякны алабыз, селтибез,

Өч сихерле сүз әйтәм, боргалыйбыз.

Таякны тиз-тиз әйләндерәм Аннары әкрен генә

Һәм төрле җәнлекләргә сезне әверелдерәм! баланың иңенә кагылабыз.

Мөгезебез кәҗәнеке сыман куркыныч, Башка имән бармакларны куябыз – “мөгезләр”.

Аяклар атныкы сыман җитез, Бер урында тиз йөгерәбез яки бер аякны тыпырдатабыз.

Колаклар куянныкы сыман озын. Учларны башка куябыз һәм колакларны сыман селкетәбез.

Тырнаклар песинеке сыман очлы. Тырнаган сыман хәрәкәт ясыйбыз.


Энәләребез керпенеке сыман нәзек, Кулларны йозакка кушабыз. бармаклар, энәләр сыман, тырпайган.

Канатларыбыз чыпчыкныкы сыман җиңел. Кулларны ике якка сузып болгыйбыз.


Тешләребез бүренеке сыман үткен. Бүре авызын “күрсәтәбез”: бер кул икенче кулның баш бармагын “йота” һәм чыгара.

Сырлар, сырлар – юлбарысныкы сыман. Тәндә бармаклар белән юллар сызабыз.

Жирафлар сыман – югарыга күтәреләбез. Аяк очына басып, кулларны югары күтәрәбез.


Тычканнар сыман – аска төшәбез. Чүгәлибез.

Без яхшы уйнадык,


Җәнлекләр булып кыландык. Як-якка айкалабыз, әйләнәбез һәм туктыйбыз.

Хәзер янә балалар булдык.


***

БИШ БАКА БАЛАСЫ

Уен вак маториканы һәм 1-5 кадәр санауны

үзләштерергә ярдәм итә.

1нче ысул. Бармаклар йодырыкка җыелган. Чиратлаштырып һәр бармакны турайтабыз.

2нче ысул. Һәр баканың хәрәкәтен кабатлыйбыз.

Бер бака баласы черкине тоткан, Чиратлаштырып һәр йодырыкны, ачабыз һәм кысабыз, черкине тотабыз.

Икенче бака «ба-ка-ка» дип җырлаган. Җитез итеп баш бармакны башкалары белән тоташтырабыз (бака “бакылдый”).

Ә өченчесе тирән күлгә чумган. Учларны тоташтырабыз һәм, чумган сыман, өскә-аска хәрәкәтләндерәбез.

Дүртенчесе яфракта йокыга талган. Башны кушылган учларга салабыз – “йоклау” хәрәкәте.

Ә бишенче бака йокларга һич уйламый, Имән бармакны уңга-сулга йөртәбез яки башны “юк” дип хәрәкәтләндерәбез.


Сулыкларда сикерүдән бер дә туктамый. Тиз итеп учларны тезләргә сугабыз

***

ИКЕ ТАЯК (хәрәкәтләр)

Ике таяк белән уен ритм тою, охшатып хәрәкәт ясау, хәрәкәтнең координациясен үстерергә ярдәм итә. Бу уенда хәр катнашучыга ике каләм яки ике таяк кирәк була.

Ике таяк бик тә яраталар: Ике таяк күрсәтәбез.

Тычкан сыман ояда шауларга, Бер таякны икенчесенә ышкыйбыз.

Кошлар кебек түбәгә кунарга. Таякларны тотып, кулларны сузабыз

һәм канатларны сыман айкыйбыз.

Куяннардай сыман җитез сикерергә, Таяклар сикерәләр.

Аяклар сыман тиз йөгерергә, Таяклар белән атлыйбыз.


Мөгезләр кебек каты сөзәргә. Таякларны башка терибез.


Каты яисә әкрен генә сугарга. Каты, аннары әкрен такылдыйбыз.

Кулларда тәгәрәргә, Таякларны куллар арасында кыстырабыз һәм тәгәрәтәбез.


Таган кебек, өскә менеп, Бер таякны бастырып куябыз, икенчесен – өстенә яткырып.

аска төшәргә. Бармакларны өске таякның очына куябыз һәм, таганны сыман, айкыйбыз.


Машинаны тәгәрәтергә, Бер таякны үз алдыбызга куябыз һәм икенче таяк белән беренче таякның уртасыннан төртеп тәгәрәтәбез.


Тәрәзәне ачып ябарга. Ике таякны битебез янында тотабыз, аларны як-ягыбызга аерабыз һәм киредән кушабыз.


***

ТАСМА

Уен очен тасма кирәк була. Бу уен эре моториканы, хәрәкәтләрнең координациясен һәм күз алдына китерүне үстерергә ярдәм итә.


Тасмам елан сыман шуыша. Тасманы идәндә еланны сыман йөртәбез.

Кара, нинди могҗиза!


Шаян койрыгының очын Баладан тасманың очын тотуын сорыйбыз.

Син, әйдә, тотып кара!


Бергәләп бармаклардан. Бала “елан”ны тота.

Аннан рольләр алмашына.

Без боҗра ясыйбыз. Балага бармакларын боҗрага

Ул боҗрага, әлбәттә, тоташтырырга ярдәм итәбез.

Тасманы боҗра аша чыгарабыз.

Тасмабызны кертәбез.


Бала ясаган боҗрадан

тасманы чыгарабыз.

Яисә бала тасманы

әнисенең боҗрасы аша чыгара.


Тасма ярдәмендә мин Тасма белән түгәрәк рәсеме ясыйбыз.

Тигез түгәрәк ясыйм.

Ә хәзер яса, дустым,

Син дә түгәрәк сызым!

Балага үзебезнең яисә башка

тасманы бирәбез

һәм түгәрәкне ясарга ярдәм итәбез.

Син бу түгәрәккә кер, “Йортка” ничек сикереп керәсен һәм аннан ничек сикереп чыгасын күрсәтәбез.

Ләкин сак кына!

Ә аннан соң түгәрәктән

Чык җайлап кына.

Балага ике аякта йорттан сикереп

керергә һәм сикереп чыгарга булышабыз.

Могҗизалы тасмаңнан. Тасманы идәнгә яткырабыз.

Юл ясап бирәм сиңа. Балага аның буйлап,

аякларны бер-бер артлы атлап,

ничек йөрисен күрсәтәбез.

Шул юл буйлап йөргәлә,


Аякны куй аякка.

Баланы кулыннан тотабыз һәм

тасмадан алга-артка

йөрергә ярдәм итәбез.

Тасма шуарга теләми –

Ике кулда ике тасманы тотабыз.

Балага чиратлашып тасмаларны ничек

Күктә йөзү рәхәтрәк. болгыйсын, музыкага әйләнәсен, һавага атасын күрсәтәбез.

Гүя канатларың белән

Кагыйк әйдә бәргәләп.

Бала белән бергә лентаны тотып биибез.


***

БИЕ НӘНИ

(Халык авыз иҗаты)

Эттэ түдер түдәме,

Гармунчыгыз өйдәме?

Өйдә булса, килсен әле,

Биетеп китсен әле.

Биесен лә, биесен лә,

Биек тауга менсен лә,

Кызлар моңы сөйсен лә!


***

ҮСӘ-ҮСӘ ЗУР БУЛА

(Халык авыз иҗаты)


Үчти-үчти, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки,

Үскәчтен лә зур булыр,

Зур булгачтын туй булыр!

Үчтеки, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки,

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз (ул) булыр!


***

МАТУР СУЗЛӘР КАБАТЛА

Әйдә бергә кул чабабыз,

Чәп-чәп итеп уйныйбыз.

Аяклар белән атлыйбыз,

Дөп-дөп итеп йөрибез!

Матур сүзләр әйтеп кара,

Әннә-әннә диеп әйт,

Әттә-әттә дип кабатла,

Апа-апа диеп әйт!

Әббә-әббә дип кабатла,

Әби кибеткә бара,

Абый белән нәнигә

Тәмле кәнфитләр ала!


***

УЕНЧЫКЛАРГА БИШЕК ҖЫРЫ

Әлеге уен балага йоклар алдыннан уенчыкларын җыярга

һәм әкренләп ялга әзерләнергә ярдәм итәр.

Кояш батты, ай калыкты,

Йолдызлар балкып тора.

Уенчыкларны җыеп,

Кызым (улым) йокларга бара.

Курчакны әкрен тирбәтәм,

«Әлли-бәлли-бәлли-бәү»,

Тизрәк йом күзеңне,

Минем нәни гүзәлем.

Машиналар, шаярмагыз,

Моторны кабызмагыз.

Гаражга юл тотыгыз –

Төнлә шунда урыныгыз.

Шакмаклар тартмага бара,

Китап киштәдә тора.

Мин дә ятам йокларга

Яраткан караватка.